news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омск татарлары Туфан Миңнуллинның «Алты кызга бер кияү» спектаклен куйды

Омск шәһәрендә татарлар Туфан Миңнуллинның «Алты кызга бер кияү» әсәре буенча спектакль тәкъдим итте. 11 март көнне  Дуслык Сараенда халыкара хатын-кызлар көненә багышланган чара уздырылды.

Бу чара Омск өлкә «Иртеш» татар милли-мәдәни үзәге җитәкчелегендә, башкарма директоры Наил Марятов, татар-башкорт халык ансамбле «Умырзая» һәм үзешчән «Тамаша» театры артистлары тарафыннан әзерләнде, дип хәбәр итте Бөтендөнья татар конгрессы.

Үзешчән театр буларак, «Тамаша» 2020 елның декабрь аенда оешты, 22 декабрьдә Галиәскәр Камалның «Беренче театр» пьессасы сәхнәләштерелде. Аңа хәтле «Аулак өй», «Җыен бәйрәме», «Авыл туе», «Каз өмәсе» һәм башка күренешләр сәхнәләштереп торылды,  2020 елда Крым Республикасы тарафыннан уздырылган «Туй хороводы» дип исемләнгән туй йолаларының төбәк фестивальендә катнашып, Дипломга да лаек булды, диелә бу хәбәрдә.

Чараның икенче өлешендә «Умырзая» ансамбле тамашачыларга дәртле җырлар һәм бию бүләк итте. Концерт программасын ансамбль җитәкчесе Гөлфия Шәйхетдинова әзерләде, программага яңадан-яңа җырлар кертелгән.

«Эдуард Нәүрүзов чыгышы дебют булды, аның моңлы тавышы тамашачылар күңеленә үтеп керерлек булып тоелды, һәр башкарган җыры тынгысыз алкышларга күмелде. Иң яшь җырчыларның: Зифа Курмушова белән Җенис Баяндинның чыгышларын да көчле алкышлар белән озаттылар. Фәния Назырова, Сәүчия Емельяненко дуэтының мавыктыргыч вокалы, Гөлфия Шәйхетдинова белән Гөлнара Макаревичның сөйкемле һәм көчле тавышлары тамашачыларның озак вакыт исләрендә калачак», дип яза Зөлфия Әхмәдиева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100