news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омск татарлары телне саклау өчен квалификацияле кадрлар кирәк дип исәпли

“Татар телен саклау” темасына түгәрәк өстәлдә катнашучылар аеруча мәктәпкәчә яшьтәге балаларда татар теленә карата кызыксыну уяту кирәклеген әйтә.

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”). Омск өлкәсенең Тара шәһәрендә яшәүче татарлар телне саклап калу өчен барыннан да  элек квалификацияле кадрлар кирәк дип исәпли. Бу хакта Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе сайты хәбәр итә.

Укытучылар йортында узган “Татар телен саклау” темасына түгәрәк өстәл вакытында телне саклау турында фикер алышканнар.

Катнашучылар аеруча мәктәпкәчә яшьтәге балаларда татар теленә карата кызыксыну уяту кирәклеген әйткән.

Татар телен өйрәнүдә һәм саклауда нәтиҗә булсын өчен, балаларны ана теленә өйрәтүдә әти-әниләрнең теләге һәм рөхсәте кирәк, диелгән әлеге хәбәрдә.

“Мәдәният” төбәк татар милли-мәдәни автономиясе башкарма директоры Диләрә Солтанова милләттәшләренә 27 октябрьдә узачак “Татарча диктант” мәгариф акциясендә катнашырга тәкъдим иткән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100