news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Омск татарлары су баскан Әшевән авылына ярдәм илткән

Омск татарлары су баскан Әшевән авылына ярдәм илткән
Фото: https://tatarstan-omsk.ru

Омск өлкәсе татар автономиясе рәисе Радик Миңнеханов Усть-Ишим районы Әшевән авылында булды һәм Омск өлкәсе Хөкүмәтеннән, Гуманитар үзәктән һәм иҗтимагый оешмалардан гуманитар йөк тапшырды. Бу хакта Омск өлкәсе төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте хәбәр итә.

«Әшевән авылы 1226 елда төзелгән һәм Себердә татарлар күпләп яши торган иң борынгы җирлекләрнең берсе булып тора. Кызганычка, табигый бәла-каза аркасында су астына китә. Усть-Ишим районында гадәттән тыш хәл режимы игълан ителде, район халкын өлешчә эвакуацияләү оештырылды. Усть-Ишим районы халкына сабырлык телим», - диде Радик Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot