news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омск татарлары шәһәр паркында беренче тапкыр 100 пихта агачы утыртты

Мәдәният һәм ял паркында яңа мәйдан – “Мәхәббәт һәм дуслык” аллеясы барлыкка килде.

(Казан, 6 май, “Татар-информ”). Омскида ВЛКСМның 30 еллыгы паркында шәһәрдә яшәүче татарлар агачлар утыртты. Яңа үсентеләр утырту нәтиҗәсендә мәхәббәт һәм дуслык аллеясы барлыкка килде, дип хәбәр итә “Омск-информ” агентлыгы.

Омск шәһәренең ВЛКСМның 30 еллыгы паркында беренче тапкыр 100 пихта агачы утыртылган. Ылыслы агачларны паркка “Иртыш” өлкә татар милли-мәдәни үзәге тәкъдим иткән. Биредә 300 төпләп агач китерелгән. Аларның 100е инде утыртылган , ә 200е – парк урман питомнигына урнаштырылган.

“Агачлар Комсомол аллеясы янәшәсенә утыртылды. Шулай итеп биредә яңа мәйдан – “Мәхәббәт һәм дуслык” аллеясы барлыкка килде”, - дип җиткергән “ВЛКСМның 30 еллыгы мәдәният һәм ял паркы” директоры Константин Лукашевич.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100