Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Омск татарлары районнарга концерт белән чыкты
Узган ял көннәрендә Омскидан бер төркем үзешчән артистлар өлкәнең татарлар тупланып яшәүче төньяк районнарында концертлар белән чыгышлар ясап кайттылар. Оештыручылары – «Ибир» җирле татар милли-мәдәни мохтарияте һәм «Ышаныч» татар мәдәният үзәге булды, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Концерт программасы өчен җаваплы «Ләйсән» җыр ансамбле җитәкчесе Денислам Сиганов һәм әлеге мәгълүматның авторы Розалия Сайганова иде. Транспорт белән «Ибир» һәм «Иртеш» татар оешмалары җитәкчесе Тамир Алимбаевич Алимбаев тәэмин итте. Концерт җыелма – ягъни катнашуылар Омскидан, Колосовка район үзәгеннән һәм Петровка муниципаль районыннан булды.
Ике районда да татар оешмалары җитәкчеләре – Тарада Гөлшат Сатышева, Усть-Ишемдә Снежана Кадырова тырышлыклары белән тамашачы заллары тулы иде. Концертта татар халык һәм эстрада җырлары яңгырады, Петровканың «Сударушка» бию коллективы өч татар биюе белән концерт программасын ямьләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз