news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омск татарлары балаларны «Карга боткасы» бәйрәме белән таныштырган

«Карга боткасы» - татар авылларында элек-электән оештырыла торган йола.

Омск татарлары балаларны «Карга боткасы» бәйрәме белән таныштырган
tatarstan-omsk.ru

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). 10 апрельдә Омск өлкәсе Тара шәһәренең «Дуслык йорты» татар мәдәнияте үзәге белгечләре «Карга боткасы» дигән күчмә танып белү программасы оештырган. Бу хакта Омск өлкәсе төбәк татар милли-мәдәни автономиясе сайты хәбәр итә.

«Карга боткасы» - татар авылларында элек-электән оештырыла торган йола. Авыл тирәсе кардан ачыла башлау белән аксакаллар балаларга җылы яктан кайтучы кошларны каршы алырга һәм ботка пешерергә вакыт җиткәнлеген әйткән. Малайлар һәм кызлар берничә кешедән торган төркемнәр белән йорттан-йортка йөреп, бәйрәм табыны өчен ашамлыклар җыйган.

Хуҗабикәләр аларга ярма, май, сөт һәм йомырка биргән. Авыл янындагы аланда балалар һәм өлкәннәр казанда ботка пешергән. Ботка пешкән арада, яшьләр һәм балалар төрле уеннар, әйлән-бәйлән уйнаган, җырлар җырлаган. Ботка белән сыйланганнан соң, артып калганын кошларга дип агач төпләре, ботаклар, ташларга куеп калдырганнар.

Бәйрәм программасында Тара шәһәре башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 һәм 3 сыйныф укучылары «Дуслык йорты» татар мәдәнияте үзәге белгечләре белән бергә әлеге традицион йоланы үткәрүдә катнашкан: ботка өчен азык-төлек җыйган, Хәлимә әбинең бәйрәмгә ботка пешерүе белән танышкан, милли уеннар уйнаган.

Чара ахырында барлык балалар һәм өлкәннәрне тәмле ботка белән сыйлаганнар, ә кошларга дигәнен җимлекләргә салып чыкканнар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100