news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омск татар милли автономиясе җитәкчесе Радик Миңнеханов депутат итеп сайланган

«Мәдәният» милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе бу статусның татар авылларында милли мәдәниятне үстерүдә ярдәм итәчәген әйтте.

Омск татар милли автономиясе җитәкчесе Радик Миңнеханов депутат итеп сайланган

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Мәдәният» төбәк татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Радик Миңнеханов Омск өлкәсендә Большеречье муниципаль районы депутаты итеп сайланган. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә сөйләде.

«Планнарыбыз бихисап. Омск өлкәсенең төньяк районнарында, шулай ук татар авылларында милли мәдәниятне үстерергә ниятлибез. Киләчәктә этнографик фестивальләр булдыруны күздә тотабыз. Син — татар, син — башка милләт кешесе дип, милләтләрне аерып карамыйбыз. Мәсәлән, быел автономия исеменнән азык-төлек җыелмаларын татар авылларына гына таратмадык, барлыгы 17 районга тапшырдык», — диде ул.

Радик Миңнеханов фикеренчә, депутат булып сайлануга тагын бер татар кешесе тәкъдим ителгән булган. «Милләт сәясәтчесе булу уйлап эш итүне сорый. Яшермим, сайлап алынуга кадәр миңа каршы чыккан төрле имеш-мимешләр күп таралды, каршы төшүчеләр дә булды. Командабызның эше Интернетта яктыртыла, керегез дә карагыз. Мин һәрвакыт дөреслек ягында, ничек бар, шулай әйтәм», — дип сөйләде ул.

Радик Миңнеханов әйтүенчә, Омск өлкәсендә булган барлык татар үзәкләре җитәкчеләре белән бер команда булып эшләү генә нәтиҗәгә китерә.

«Янымда фикердәшләремнең булуына шатланам. Миллилек һәм мәдәният кәләпүш киюгә генә кайтып калмый, бу — системалы хезмәт. Ул балалар бакчаларыннан алып, татар аксакаллары белән очрашуларга кадәр актив алып барылырга тиеш», — диде депутат.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100