news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омск шәһәрендә «Татар кызы» җиңүчесен ачыкладылар

«Татар кызы» исеменә 19 яшьлек Морзафарова Лидия лаек булды.

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). 24 март көнне Татар Мәдәнияте көннәре уңаеннан Омск шәһәрендә «Татар кызы» җиңүчесен ачыкладылар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татар кызы» исеменә 19 яшьлек Морзафарова Лидия лаек булды. Ул узенең татарлыгын матур чыгышы, туган телендә саф сөйләшүе аша раслады. Шул рәвешле, «Татар телен яхшы белүче» дипломы да, истәлекле буләкләр дә Лидиягә тапшырылды.

Калган катнашучыларга да төрле кыйммәтле бүләкләр бирелде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100