news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Омск шәһәрендә татар балалары өчен Яңа ел бәйрәме булды

Омск шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе оештырган бәйрәмдә балалар белән Шүрәле, Былтыр, Су анасы кебек әкият геройлары уйнаган.

(Казан, 124 декабрь, "Татар-информ"). Омск шәһәренең Дуслык йортына йөзгә якын татар баласы Яңа ел бәйрәменә җыелган. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Омск шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе оештырган бәйрәм барышында төрле татар әкиятләреннән күренешләр уйнаганнар. Шүрәле, Былтыр, Су анасы кебек әкият персонажлары ике сәгать чамасы балаларның куңелен ачкан.

Бәйрәмгә килгән балаларга барысына да «Ак калфак» оешмасы хатын-кызлары әзерләгән татлы бүләкләр тапшырылды, дип яза Диана Единякова.

news_right_1
news_right_2
news_bot