news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омск шәһәрендә "Кардәшләр" татар яшьләре хәрәкәте вәкилләре җыелачак

Берникадәр вакыттан соң “Кардәшләр” хәрәкәтен башка төбәкләр дә үзләренә кунакка чакырыр дип планлаштырыла.

 (Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ») 19-20 ноябрьдә Омск шәһәрендә “Кардәшләр” хәрәкәтенә берләшкән татар яшьләренең очрашуы булачак.

“Кардәшләр” хәрәкәте идеясе IX Себер татар яшьләре фестивалендә тәкъдим ителгән иде. Ул Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татар яшьләренә берләшү, аралашу мөмкинлеген бирә. Күрше төбәкләрдә яшәүче татарлар үзара якыннан танышу, тәҗрибә уртаклашу максатыннан беренче очрашуны Томск шәһәрендә уздырды инде, аннан соң әле ноябрь башында гына Барнаул шәһәрендә “Дулкын” татар мәдәнияте үзәге үзенә Себер төбәкләреннән татар яшьләрен җыйды.

19-20 ноябрьдә эстафетага Омск шәһәре кушыла. Омскига кунакка килгән татар яшьләрен Җәмигъ мәчеткә алып барырга телиләр. Шулай ук көнүзәк темаларга багышланган “түгәрәк өстәл”ләр дә оештырылачак.

Берникадәр вакыттан соң “Кардәшләр” хәрәкәтен башка төбәкләр дә үзләренә кунакка чакырыр дип планлаштырыла.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100