news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омск шәһәрендә «Халыкара туган тел көне»нә багышланган очрашу булды

Китапханәдәге милли әдәбият бүлекләре арасында иң күп китап тупланганнары татар һәм казакъ телендәгеләр булуы турында да белдерде китапханә хезмәткәре.

Омск шәһәрендә «Халыкара туган тел көне»нә багышланган очрашу булды
https://tatar-congress.org/

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Омск шәһәренең Үзәк китапханәсендә «Халыкара туган тел көне»нә багышланган очрашу үтте. Аны Шәһәрнең «Ибир» җирле татар милли-мәдәни мохтарияте оештырды. Очрашу түгәрәк өстәл артында иркен аралашу рәвешендә барды.

Анда катнашучылар, бүгенге көндә Җир йөзендә 7151 тел булуы, Дөнья халкының өчтән ике өлешенең асылда 40 телдә сөйләшүе, ике атнага бер телнең югала баруы, һәм Дөнья күләмендә булган, бүгенге көндә кулланылган телләр турында тагы да күп мәгълүматләр ишеттеләр. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татар классикларының шигырьләре тыңланды, җирле шагыйрәбез Рәкыя Гомәр кызы Якубова үзенең яңа иҗат иткән шигырьләрен укыды, матурлык темасына да кагылды. Китапханәнең хезмәткәре Ольга Борисовна «Туган тел көне»нең барлыкка килү тарихы һәм китапханәдәге татар китаплары бүлеге турында сөйләде.

«Шундый аяныч, дип әйтергә мөмкиндер, факт, чынбарлык турында. Татар китапларын сорыйлар, даими укучылар да юк түгел, әмма күпчелеге рус телендә язылганнарын яисә тәрҗемә ителгәннәрен сорый, татар телендәгеләрен берничә кеше генә укый», — диде ул.

Китапханәдәге милли әдәбият бүлекләре арасында иң күп китап тупланганнары татар һәм казакъ телендәгеләр булуы турында да белдерде китапханә хезмәткәре.

Татар телен белгән кешегә тагын күп кенә төрки телле милләтләр белән җиңел аралашырга мөмкин булуы турында фикер алышынды. «Ибир» мохтарияте рәисе урынбасары Марат Сәфәр улы Катыров татар теле диалектлары һәм татар тарихы турында сөйләде, телебезнең төрлечә яңгыравына карамастан, җиңел аңлашып яшибез, диде. Һәркем үз фикерен белдерде, сөйләүчеләр бер-берсенең чыгышын тулыландырып утырдылар.

«Татар дөньясы» газетасының баш редакторы Диана Единякова Омск татарлары тарихы темасына да кагылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100