news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омск шәһәре Сабан туенда биш меңләп кеше катнашкан

Быел Омскида Сабан туе 13 мәртәбә уздырылган.

(Казан, 15 июль, “Татар-информ”). Омск шәһәре администрациясе һәм төбәк хөкүмәте ярдәме белән өлкәнең “Мәдәният” татар милли-мәдәни автономиясе Омскида 13 ел рәттән Сабан туе уздыра. Быел анда биш меңләп кеше катнашкан. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә.

Ачылыш алдыннан уен мәйданчыклары эшләгән, милли уеннар һәм спорт ярышлары уздырылган. Көрәш ярышында Тимерҗан Кәлимуллинның шәкерте Антон Ботаев җиңгән. Аңа “Батыр-2019” исеме бирелгән. Җиңүчегә шулай ук Тимерҗан Кәлимуллин кубогы һәм тәкә тапшырылган.

Омск өлкәсе мөселманнары җыены башлыгы Дәүләт Балтабев кунакларны бәйрәм белән котлады, бәхет, тынычлык һәм мәхәббәт теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100