Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Омск шәһәрендә татар яшьләре милли традицияләрне саклау мәсьәләләре турында сөйләште
21 май кичендә Омск шәһәрендә татар яшьләре һәм җәмәгатьчелек вәкилләренең Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе белән очрашуы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу барышында рәис Бөтендөнья татар яшьләре форумы эшчәнлеге, гамәлгә ашырыла торган проектлар һәм актив яшьләр өчен мөмкинлекләр турында сөйләде. Катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде, татар яшьләр хәрәкәтен үстерү, туган телне, мәдәниятне һәм милли традицияләрне саклау мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Шулай ук яшьләр алдында музыкант Ильяс Фәрхуллин чыгыш ясады. Ул үзенең иҗади тәҗрибәсе белән уртаклашты, музыкаль проектлары һәм киләчәк планнары турында сөйләде. Ильяс Фәрхуллин сәнгатьнең милли үзаңны саклауда һәм яшьләрне берләштерүдә мөһим роль уйнавын билгеләп үтте.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы командасының Омск өлкәсенә сәфәре дәвам итәчәк. 22 майда Тара районында социаль юнәлешле проектлар булдыру буенча интенсив үткәрү планлаштырыла. Анда катнашучылар җирле җәмгыятьләрне үстерүгә һәм яшьләр активлыгын арттыруга юнәлтелгән инициативалар әзерләү буенча практик белемнәр алачак.
23 майда Тевриз районында фестиваль узачак. Ул татар яшьләрен, иҗади коллективларны һәм активистларны бер мәйданда берләштерәчәк. Әлеге чара аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәм мәдәни элемтәләрне ныгыту өчен әһәмиятле мәйданчык булачак.
Омскида узган очрашу төбәк татар яшьләре өчен мөһим вакыйга булды һәм хезмәттәшлекне киңәйтү, җәмәгать инициативаларын тормышка ашыру, яшьләр хәрәкәтен үстерү өчен яңа мөмкинлекләр ачты.
22-23 май көннәрендә узачак чараны Омск өлкəсенең «АЮ» татар яшьлəре берлеге» төбəк яшьлəр иҗтимагый оешмасы оештыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз