news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Омск шәһәрендә «Себер моңы» татар җыры фестиваленең гала-концерты узачак

17 майда 14:00 сәгатьтә Омск шәһәрендә масштаблы татар мәдәнияте бәйрәме – «Себер моңы» төбәкара татар җыры фестиваль-конкурсының гала-концерты була. Бу хакта Омск өлкәсенең «Ышаныч» татар мәдәнияте үзәге иҗтимагый оешмасы хәбәр итә.

Чара Омск Хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Ышаныч» татар мәдәнияте үзәге ярдәме белән оештырыла.

Бәйрәм Себер җирендә татар телен, җырын һәм гореф-гадәтләрен саклау максатыннан үткәрелә.

Концерт программасында конкурс җиңүчеләренең чыгышлары көтелә. Фестивальнең иң яхшы башкаручылары үз осталыкларын күрсәтәчәк.

Татар мәдәнияте тантанасында Татарстан Республикасыннан, Казахстаннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән татар эстрадасы йолдызлары катнашачак.

Барлык Омск татарларын һәм шәһәр кунакларын татар җыры бәйрәмендә көтеп калабыз, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot