news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Омск шәһәрендә Муса Җәлилгә һәйкәл куелачак

Омск шәһәренең 30 еллык Җиңү паркында Советлар Союзы Герое, татар шагыйре Муса Җәлилгә һәйкәл кую планлаштырыла. Шәһәр советында бу фикерне депутатлар хуплады, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Элегрәк бюстны Халыклар дуслыгы скверында урнаштырырга теләгәннәр иде. Шулай ук һәйкәл өчен урын буларак Герцен һәм Рабинович урамнары киселеше һәм 4нче линия һәм Октябренең 10 еллыгы урамнары киселеше каралган иде. Яңа урын буларак Җиңү паркы сайланды. Ул иң уңышлы вариант буларак кабул ителде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot