Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Омскида игезәк татарлар Данила һәм Вадим Дәүләтбагиннар мәктәпне алтын медальгә бетергән
«Әти-әниебезгә рәхмәтлебез. Без аларның яратуын тоеп үстек, һәрвакытта безгә терәк булырлык, ышыкланырлык гаиләбез булуына рәхмәтлебез», - дигән игезәк егетләр.
Омск шәһәренең 103 урта мәктәбенең ике укучысы – игезәк татар егетләре Данила һәм Вадим Дәүләтбагиннар уку йортын алтын медальгә тәмамлаган. Бу хакта Омск шәһәре «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Фәгыйлә Чумарова хәбәр итә.
«Безнең өчен тормышта иң мөһиме гаилә татулыгы. Гаиләбезне бик яратабыз, кадерен беләбез. Әти-әниебезгә рәхмәтлебез. Без аларның яратуын тоеп үстек, һәрвакытта безгә терәк булырлык, ышыкланырлык гаиләбез булуына рәхмәтлебез. Гаиләбез безнең өчен үрнәк булырлык өлге. Киләчәктә без дә балаларыбыз өчен үрнәк булырлык гаилә корырбыз дип уйлыйбыз», - дип сөйләгән аңа игезәкләр.
Егетләр документларын берьюлы өч югары уку йортына тапшырган: Фёдор Достоевский исемендәге Омск дәүләт университеты, Пётр Столыпин исемендәге Омск дәүләт аграр университеты һәм Омск дәүләт медицина университетына. Моннан тыш, алар мәктәп тормышында да актив булган, һәр чараларда катнашкан, төрле олимпиадаларда җиңгән.
«Икесеннән инде уңай җавап алдык. Алай да, икебез дә медицина университетына керергә хыялланабыз. Әгәр беребезгә уңай җавап биреп, икенчебезне кабул итмәсәләр, икебез дә ул уку йортыннан баш тартачакбыз. Безнең юллар гел бергә булсын иде дип телибез. Без якын кан кардәшләр генә түгел, дуслар да. Бер-беребезгә үзебезгә ышанган кебек ышанабыз», - дип сөйләгән Данила белән Вадим.
Егетләрнең әнисе Фәгыйлә Дәүләтбагина өйдә татарча гына сөйләшүләре турында әйткән. «Телемне сындырып сезнең белән дә русча сөйләшергә җыенмыйм. Эштә дә җитә миңа рус телендә аралашу, дип әйтәм. Әтиләре үзенчә тәрбияли: тырышып укуыгыз бик яхшы, алай да ир кешегә йөз төрле һөнәр дә аз, дип, балаларны эшкә өйрәтеп үстерде. Төзү барган йортта эш гел булып тора, балалар әтиләренә ярдәм итеп үсте», - дигән ул.
«Үз гаиләмдә нәрсә күреп, ни ишетеп үстем, балаларыма да шуны өйрәттем. Беренче класска кергәндә генә өчәүләшеп укыдык, җитәкләшеп мәктәпкә йөрдек. Икенче класста алар акны карадан аерылырлык булдылар. Өйдә ни өчен тәртип, чисталыкны тотарга кирәклекне дә үз әбиемнән ишеткәннәрне кушып аңлатырга тырыштым – фәрештәләр бисмиллалы чисталыкны яраталар, фәрештә булган йортта бәрәкәт була дип өйрәттем», - дип сөйләгән Фәгыйлә Дәүләтбагина.
Фәгыйлә Дәүләтбагина улларын үзе белгән догаларына өйрәтеп үстергәнен әйткән. «Эштән кайту белән балаларымны кочаклап күрешәм дә, өй эшләрегезне әзерләдегезме, дип сорыйм. Артык борчу китермичә, акыллы балалар булып үстеләр. Башлангыч классларда ук үз классташларыннан өлгеррәк, акыллырак булдылар», – дигән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз