Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Омск шәһәрендә Федераль Сабантуй кысаларында Татарстан сәнгать осталары концерты узды
Бүген XXVI Федераль Сабантуй кысаларында Омск филармониясендә Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле бай эчтәлекле концерт программасын тәкъдим итте. Шулай ук сәхнәдә «Омск рус халык хоры» һәм узган ел «Татар җыры» төбәк конкурсында беренче урын яулаган үзешчән коллектив чыгыш ясады.
Бу чара төрле милләт мәдәниятен берләштерү, шулай ук Сабантуй бәйрәменең кунакчыл рухын Себер җирлегендә лаеклы рәвештә тәкъдим итү юлында зур мәдәни вакыйгага әверелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз