news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Омск Сабан туенда иң тәмле чәкчәк пешерүчене ачыклаячаклар

Катнашучылардан гаризалар 11 июльгә кадәр кабул ителә.

Омск Сабан туенда иң тәмле чәкчәк пешерүчене ачыклаячаклар
архив
(Казан, 22 июнь, "Татар-информ"). Омск Сабан туенда иң тәмле чәкчәкне ачыклаячаклар. Омск өлкәсе татарларының "Мәдәният" милли-мәдәни автономиясе шул хакта хәбәр итә. 
 
Билгеле булганча, һава шартлары начар булу сәбәпле, Омск Сабан туе 15 июньнән 13 июльгә күчерелгән иде. 
 
Милли бәйрәмдә традицион бәйгеләрдән тыш, иң тәмле чәкчәк пешерүчене дә ачыклаячаклар. 

Конкурста катнашу өчен татар халкының милли баллы ризыгын бәйрәмгә пешереп килергә, Сабан туенда исә тәкъдим итәргә кирәк була. Катнашучылардан гаризалар 11 июльгә кадәр кабул ителә, диелә хәбәрдә 

news_right_1
news_right_2
news_bot