news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Омск өлкәсенең Үләнкүл мәктәбе укучылары бәйгедә Җәлил шигырьләрен сөйләде

Омск өлкәсенең Муса Җәлил исемендәге Үләнкүл урта гомуми белем бирү мәктәбендә Халыкара туган тел көненә багышланган чара узды. Биредә укучылар үз туган телләрендә чыгыш ясап, шигырь укучылар конкурсында катнашты.

Конкурста төрле сыйныфлардан укучылар 3 яшь категориясенә бүленде. Алар бик яратып Муса Җәлил шигырьләрен сөйләделәр, дип хәбәр ителә «ВКонтакте» челтәрендә Омск татарлары сәхифәсендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot