news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Омск өлкәсенең Туйчы авылы укытучысы Фәнзия Саттарова һөнәри осталык бәйгесендә җиңде

Омск өлкәсендә «Һөнәри осталык һәм казанышлар өчен премияләр» конкурсына йомгак ясадылар. Анда 17 укытучы җиңүче булды. Бу хакта «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Омск татарлары» төркемендә хәбәр ителә.

Җиңүчеләр арасында Тәүриз районы Туйчы мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Фәнзия Саттарова да бар.

Конкурста җиңүчеләрне Укытучылар көне алдыннан, октябрь башында хөрмәтләячәкләр.

«Фәнзия Батыргалиевнаны җиңүе белән котлыйбыз!» - диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot