Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Омск өлкәсенең Тара шәһәрендә «Ибраһимов укулары» булды
Омск өлкәсенең Тара шәһәренең «Ихлас» мәчетендә Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүенең 1100 еллыгына һәм дини татар эшлеклесе, имам, дин белгече һәм публицист Габдрәшит Ибраһимовның 165 еллыгына багышланган семинар-киңәшмә узды. Бу хакта Бөтеньдөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге чарада Тара, Омск, Тәвриз, Усть-Ишимнан кырыктан артык катнашучы бар иде. Алар - Себер мөселманнарының Диния нәзарәте, Омск һәм Омск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте, «Ихлас» мәчетенә йөрүчеләр. Семинарны Омск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең (Омск мөхтәсибәте) Үзәкләштерелгән төбәк оешмасы рәисе Радик Әхмәтов оештырды.
Традиция буенча, семинар Коръән аятләре уку белән ачылды.
Бу истәлекле көнне бәйрәм итү кысаларында дини татар эшлеклесе, имам, дин таратучы һәм публицист Габдрәшит Ибраһимовка багышланган «Ибраһимов укулары» үткәрү турында карар кабул ителде. Семинарда шулай ук татар телен саклап калу мәсьәләсе дә күтәрелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз