news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Омск өлкәсенең Тара районында «Нур» татар автономиясе оештырдылар

Омск өлкәсенең Тара районында «Нур» татар автономиясе оештырдылар
Фото: https://tatarstan-omsk.ru

Омск өлкәсенең Тара районында "Нур" дип исемләнгән татар милли-мәдәни автономиясе оештырдылар. Бу турыда Омск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе хәбәр итте.

«Татар шәһәрендә «Омск өлкәсенең Тара районы «Нур» - «Свет» җирле татар милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы ачылды. Автономия рәисе итеп Гөлшат Сатышева билгеләнде. Хезмәттәшләребезне котлыйбыз һәм татар мәдәниятен һәм телен саклаган өчен рәхмәт белдерәбез», диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot