news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Омск өлкәсенең Тара мәдәни-ял итү үзәгендә Татарстанның җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясады

Омск өлкәсенең Тара мәдәни-ял итү үзәгендә Татарстанның җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясады
Фото: tatar-congress.org

Омск өлкәсе Тара районының Ишәй авылына 400 ел тулу уңаеннан биредә бәйрәм чарасы үтте. Тара мәдәни-ял итү үзәгендә Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты узды. Ансамбль милли традицияләрне саклаучы, татар халкының музыкаль, бию мәдәниятен, гамәли сәнгатен иң югары профессиональ дәрәҗәдә тәкъдим итә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашып, ватандашларыбызны бүләкләде.

Омск өлкәсе Тара районы «Нур» татар милли-мәдәни мохтарияте» иҗтимагый оешмасы рәисе Сатышева Гөлшат, «Нур» татар милли-мәдәни мохтарияте» иҗтимагый оешмасы әгъзасы Рахмангулова Гөлнур Татарстан Республикасы Мәдәният министырлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесенә ия булды.

Тара районы «Нур» татар милли-мәдәни мохтарияте» иҗтимагый оешмасы әгъзасы Гөлнара Имьяминова, Тара районы Олы Туралы авылы мәдәният йорты аккомпаниаторы Нариман Сөләйманов, Тара районы татар мәдәнияте үзәгенең «Нур» вокал ансамбле әгъзалары: Фәридә Корманова, Мәдинә Рахмангулова, Эльмира Сәфәрмәтова, Рәзия Чаббарова Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медаленә лаек булдылар.

Милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләре өчен Тара районы «Нур» җирле татар милли-мәдәни мохтарияты иҗтимагый оешмасы әгъзасы, Тара районы татар мәдәнияте үзәгенең «Нур» вокал ансамбле әгъзасы Чинан Фәтхетдинова, Омск өлкәсе Тара муниципаль районының «Л.А.Вандышева исемендәге балалар иҗаты үзәге» бюджет мәгариф учреждениесе педагогы Әлфирә Декет, «Нур» халык вокал ансамбле һәм «Йолдызчыклар» балалар вокал ансамбльләре җитәкчесе, Тара районы «Нур» татар милли-мәдәни мохтарияте» иҗтимагый оешмасы әгъзасы Олеся Саттарова һәм башкалар Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot