news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Омск өлкәсенең су басудан зыян күргән Әбәркүл авылында мәдәният йорты төзелә

Омск өлкәсе Усть-Ишем районының Әбәркүл авылында мәдәният йорты төзелә. Төзелеш эшләре белән «Бөтендөнья татар конгрессы фонды» республика иҗтимагый хәйрия фонды директоры Артур Сабиров танышты, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Тиздән мәдәният йорты эше белән танышарга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев тә барачак.

Исегезгә төшерәбез, быел Омск өлкәсе Усть-Ишем районының Әбәркүл авылы су басудан зыян күрде.

news_right_1
news_right_2
news_bot