news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Омск өлкәсенең Ишәй авылы 400 еллык юбилеен үткәрә

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм конгресс вәкилләре делегациясе Омск өлкәсе Тара районына юл тотты. Кунаклар әлеге районда урнашкан Ишәй авылының 400 еллык юбилей чараларында катнашачак, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Тайгада урнашкан татар авылы быел үзенең зур юбилеен каршы ала. Бу көнне авыл халкы һәм кунаклар өчен зур концерт, ярминкәләр һәм милли уеннар оештыру каралган. Шулай ук юбилей уңаеннан авылда «Иман» рухи-мәдәни үзәген ачу тантанасы булачак. Әлеге бина районда милли тормышның яңа үзәгенә әверелер дип көтелә.

19:00 сәгатьтә Тара мәдәни-ял итү үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты була.

news_right_1
news_right_2
news_bot