news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Омск өлкәсенең иң борынгы татар авылларының берсе 400 еллыгын билгеләп үтте

25 июльдә Омск өлкәсенең иң борынгы татар авылларының берсе — Юрто-Уйск авылы үзенең 400 еллыгын билгеләп үтте.

«Себер җирендә дүрт гасыр» дип аталган бәйрәмгә якын-тирә авылларда яшәүчеләр генә түгел, илнең барлык почмакларыннан да кунаклар килде. Шулай ук Казахстан Республикасыннан да кунаклар булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантана Юрто-Уйск авылының җирле имамы укыган махсус изге дога белән башланып китте. Седельниковск муниципаль районы башлыгы Константин Германович Ткачёв юбилярларны котлады, татар авылының актив яшәүчеләренә «Седельниковога 300 ел» медальләрен тапшырды, ә аннары активистларга Рәхмәт хатларын бирде.

Шулай ук «Иң яхшы йорт-җир» смотр-конкурсы һәм «Татар өстәле серләре» аш-су конкурсы җиңүчеләре игълан ителде. Фотокүргәзмәләр, фотозоналар, төрле милләт продукциясе һәм аксессуарлары ярминкәсе оештырылды.

Бәйрәм Седельниковск муниципаль районы эстрада һәм халык җырларын башкаручылар катнашындагы халык күңел ачуы белән тәмамланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot