news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Омск өлкәсенең «АЮ» татар яшьләре берлеге «Гаилә остаханәсе» оештыра

Омскида «Гаилә остаханәсе» проектына катнашучылар җыялар. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Омск татарлары» сәхифәсендә хәбәр ителә.

«Балаларны һәм аларның әти-әниләрен кисү, тегү, үрү һәм бәйләү буенча мавыктыргыч дәресләргә чакырабыз. Иске әйберләрдән яңа эшләнмәләр ясарга өйрәнәбез һәм яңа тукымалар белән ничек эш итәргә икәнен белербез», диелгән хәбәрдә.

Дәресләр сишәмбе һәм җомга көнне 16.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Омск шәһәре «Омск яшьләр күп функцияле үзәге» бюджет оешмасының «РИТМ» балалар һәм яшьләр клубы базасында (Юбилей урамы, 6 йорт) узачак.

Проект гаилә, ана һәм ата булуны һәм балачакны хуплау, гаилә кыйммәтләрен пропагандалау, уртак иҗади дәресләр уздыру аша гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту һәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өчен уңай мохит булдыру максатыннан үткәрелә.

Проект Омск өлкәсенең «АЮ» татар яшьләре берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан Омск өлкәсенең Хезмәт һәм социаль үсеш министрлыгының социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган оешмаларның социаль әһәмиятле проектларына субсидия конкурсы кысаларында гамәлгә ашырыла. Анда гаилә, ана һәм ата булуны һәм балачакны хуплау, ятимлекне профилактикалау, гаилә кыйммәтләрен пропагандалау һәм балалар сукбайлыгына каршы көрәш юнәлешләренә басым ясала, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot