news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омск өлкәсенең «Аю» татар яшьләре берлеге «Туган як» төбәк бәйгесе игълан итте

Омск өлкәсендә «Туган як» төбәк конкурсына гаризалар кабул ителә. Бу хакта Омск татарларының «ВКонтакте» сәхифәсендә әйтелә.

Конкурсны Омск өлкәсенең «Аю» татар яшьләре берлеге» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы оештыра. Әлеге эшчәнлек Омск өлкәсе Хөкүмәте тарафыннан Президент грантлары Фонды грант акчасына башкарыла.

Бәйге Омск өлкәсе территориясендә торак пунктлар тарихын, шул исәптән төрле халыкларның тупланып яшәве буенча иң кызыклы һәм тирән тикшеренүләрне ачыклауга юнәлдерелгән.

Конкурс ике номинациядә үткәрелә: Омск өлкәсе торак пунктлары тарихы, шул исәптән юкка чыккан авыллар турында да һәм шулай ук туган як топонимикасын өйрәнү; Омск өлкәсе үсешенә лаеклы өлеш керткән шәхесләрне күрсәтү.

Бәйгедә, яшәү урынына карамастан, теләге булган һәркем катнаша ала. Алар яшь категорияләре буенча билгеләнә: 14 яшьтән 20 яшькә кадәр, 21 яшьтән 35 яшькә һәм 36 яшьтән өлкәнрәкләр.

Катнашу бушлай. Гариза-анкетаны, шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалыкны һәм эш текстын omsk_rodnoy_kray@mail.ru электрон почта адресына җибәрергә кирәк.

Документларны 2024 елның 12 маена кадәр «Туган як» төбәк конкурсы билгесе белән җибәрү сорала. Нәтиҗәләр быел 5 июньгә кадәр игълан ителә.

Җиңүчеләр һәм лауреатларга өч дәрәҗәдә дипломнар (I, II һәм III урыннар өчен) һәм кыйммәтле призлар тапшырыла. Җиңүче булмаган барлык катнашучылар да катнашучы сертификатларын электрон рәвештә алачак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100