Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Омск өлкәсендәге Әшеван авылының 800 еллык юбилеена багышланган тантаналы чара узды
Бүген Омск өлкәсендәге Әшеван авылының 800 еллык юбилеена багышланган тантаналы чара узды. Юбилей уңаеннан авылда Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле катнашында бәйрәм концерты булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Концертның тантаналы өлешендә Омск өлкәсе губернаторының вәкаләтле вәкиле Олег Винников, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисенең беренче урынбасары — Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров, «Омсктрансстрой» директоры Игорь Колесник сәламләү сүзләре белән чыгыш ясадылар.
Олег Винников губернатор Виталий Хоценко исеменнән бәйрәмдә катнашучыларны сәламләде һәм 2024 ел вакыйгаларын искә алды. Усть-Ишим районын көчле су басканнан соң, өлкәгә ярдәмгә беренчеләрдән булып Татарстан Республикасы килде, дип билгеләп үтте Олег Винников. Ул Бөтендөнья татар конгрессына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Данис Шакиров өлкә җитәкчелегенә, губернаторга һәм төбәкнең татар оешмаларына рәхмәтен белдерде. Ул Әшеван авылы халкын 800 еллык юбилейлары белән котлады һәм алга таба да шулай ук бердәм гаилә булып яшәргә чакырды.
Игорь Колесник халыкны Усть-Ишим районында асфальт юллар төзекләндерелү турындагы шатлыклы хәбәр белән сөендерде.
Аннары бәйрәмне Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышлары дәвам итте. Ансамбль милли традицияләр сакчысы булып тора. Ул татар халкының музыкаль, бию культурасын, гамәли сәнгатен югары профессиональ дәрәҗәдә тәкъдим итә. Аларның һәр чыгышын тамашачылар көчле алкышлар белән каршы алды.
Чара татар халкының рәсми булмаган гимнына әверелгән «Туган тел» җыры белән тәмамланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз