news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Омск өлкәсендә XXVI Федераль Сабан туенда татар ишегалдын Түбән Кама халкы тәкъдим итте

Түбән Кама халкы Омск өлкәсендә XXVI Федераль Сабан туенда татар ишегалдын тәкъдим итте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Түбән Камадан Радмир Беляев җитәкчелегендәге делегация Омскига XXVI федераль Сабантуйга килде. Алар – бәйрәмне оештыручыларның берсе.

Нәкъ менә хәзерге минутларда Түбән Кама уңганнары үз мәйданчыкларында үзешчәннәр катнашында дәртле концерт программасын башлап җибәрде.

Түбән Камалылар үзләренең ишегалдында милли уеннар да оештыра. Төрле сәнгать эшләнмәләре, милли киемнәре һәм милли ризыклары бәйрәм кунакларына тәкъдим ителә.

  • Омск өлкәсендәге XXVI Федераль Сабан туена Россиянең 32 төбәгеннән һәм Казахстанның 4 өлкәсеннән кунаклар һәм катнашучылар җыелды.

news_right_1
news_right_2
news_bot