Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Омск өлкәсендә XXVI Федераль Сабан туен уздыруга багышланган утырыш узды
Бүген, 25 июльдә, Омск өлкәсендә XXVI Федераль Сабан туен үткәрүгә һәм аңа әзерлек эшләренә багышланган оештыру комитеты утырышы узды. Җыелышта дәүләт органнары һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җыелышта катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм Омск өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Иван Колесник сәламләде. Алар бу чараның мәдәни традицияләрне саклау һәм төбәкләр арасындагы хезмәттәшлекне үстерү өчен зур әһәмияткә ия булуын ассызыкладылар.
Утырыш барышында төп оештыру мәсьәләләре, бәйрәм программасы һәм үзара хезмәттәшлек юнәлешләре каралды. Катнашучылар Сабан туеның Омск өлкәсендә уздырылуы татар мәдәниятен популярлаштыруга һәм Россия халыклары дуслыгын ныгытуга зур өлеш кертә, дип билгеләп үттеләр.
Бәйрәмгә әзерлек эшләре дәвам итә, һәм оештыручылар XXVI Федераль Сабан туеның югары дәрәҗәдә үтәчәгенә ышаныч белдерә, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз