Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Омск өлкәсендә «ТАТСАМР» IV Төбәкара этномәдәни тел лагере ачылган
Программада татар теле, һөнәрчелек, хореография, вокал, актерлык осталыгы буенча дәресләр каралган.
Омск өлкәсендә «Железнодорожник» шифаханә-профилакторий базасында балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр өчен «ТАТСАМР» IV Төбәкара этномәдәни тел лагере уза. Лагерьдә Омск, Новосибирск өлкәләре һәм Татарстан Республикасыннан 10 яшьтән 30 яшькә кадәрге 50дән артык кеше катнаша. Лагерь Омск өлкәсендә дүртенче тапкыр оештырыла.
- Лагерь программасы балаларны һәм яшүсмерләрне татар мәдәниятенә җәлеп итүгә һәм туган телне өйрәнүгә, яшь буын арасында халык иҗатын популярлаштыруга, мәдәни кыйммәтләрне тапшыруда дәвамлылыкны саклап калуга, балаларны һәм яшүсмерләрне иҗтимагый эшчәнлеккә җәлеп итүгә юнәлтелгән.
«Программада татар теле, һөнәрчелек, хореография, вокал, актерлык осталыгы буенча дәресләр, шәхес сыйфатларын үстерүгә юнәлдерелгән дәресләр, команда туплау, лидерлык, спорт уеннары, милли уеннар һәм күңел ачулар, татар теле һәм мәдәнияте белән танышуга юнәлтелгән өстәл уеннары, фильмнар карау, квест, квизлар, мәгърифәтчелек блоклары (тарих, танылган татар шәхесләре һ.б), Сабантуй уеннары бар», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә проект авторларының берсе Рөстәм Әхмәтчанов.
Аның әйтүенчә, быел гаризалар күп килгән, шуңа күрә кабул итүне туктатырга туры килгән. «Бу әлеге проектның кирәклеге һәм популярлыгы турында сөйли», - дип аңлатты ул.
Лагерь беренче тапкыр Олы Елга районында «Алые паруса» мәдәни-ял үзәгендә узган, шулай ук лагерь кысаларында «Татар кызы» өлкә конкурсы финалы булган. 2020 елда лагерь, пандемия булу сәбәпле, онлайн үткәрелгән. 2021 елда Омск шәһәрендә «Аврора» кунакханәсе базасында узган.
«ТАТСАМР» Төбәкара этномәдәни тел лагере Татарстан Республикасы хөкүмәте һәм Омск өлкәсе хөкүмәте ярдәмендә Россия Федерациясе халыклары телләрен саклау һәм үстерү өчен оптималь шартларны тәэмин итү максатында 2025 елга кадәр Россия дәүләт милли сәясәте стратегиясе нигезендә уздырыла», - диде Рөстәм Әхмәтчанов.
Лагерь кысаларында «Татар кызчыгы - 2023», «Татар малае - 2023» I Региональ балалар конкурсы һәм «Татар кызы – 2023» өлкә бәйгесе узачак. Бәйгеләрнең финалы 8 гыйнварда 14:00 сәгатьтә Омскиның Халыклар дуслыгы йортында узачак.
- Әлеге проектны гамәлгә ашыручы, нигез салучылар һәм проект авторлары – Диләрә Солтанова, Рөстәм Әхмәтчанов. Беренче тапкыр проект Омск өлкәсенең «Мәдәният» Татар милли милли-мәдәни автономиясе тарафыннан гамәлгә ашырылган. Чаралар 2022 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы гранты, Президент грантлары фонды, Омск өлкәсе Хөкүмәте тарафыннан бирелгән грант акчасына уздырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз