Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Омск өлкәсендә “Татар утары” ачылу тантанасы узды
Кичә Омскиның «Старина Сибирская» дәүләт тарихи-мәдәни музей-тыюлыгында «Татар утары» ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев һәм Омск өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Виталий Хоценко катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Тарихи яктан Россия халыклары һәрвакыт тынычлыкта һәм татулыкта яшәгәннәр. Бүгенге көндә тагын да ныграк берләшү аеруча мөһим. «Татар утары»ның бүгенге ачылышы илебезнең барлык халыклары дус булуын тагын бер кат искәртү булып тора. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Габтелгаяз улына шундый инициатива өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Бездә бик матур объект барлыкка килде. Мин ышанам: ишегалды безнең өлкәдә күп кунакларны кабул итәчәк. Барыгызга да зур рәхмәт! – диде Виталий Хоценко.
Васил Шәйхразыев та кунакларны сәламләп, Виталий Хоценкога рәхмәт сүзләрен җиткерде.
«Беренче чиратта, Виталий Павловичка рәхмәт сүзләрен әйтәм. Без тәкъдим иткән барлык инициативаларны ул шунда ук хуплады һәм: «Татар утарын яхшы итеп, гасырлар буена җитәрлек итеп эшләгез!» диде. Россиянең иң зур байлыгы – монда яшәүче кешеләр. Барыгызга да иминлек, тынычлык телим! Безнең «Татар утары» Омск өлкәсенең һәм, гомумән, Россиянең чәчәк атуы хакына хезмәт итсен! – диде ул.
Тантаналы ачылыштан соң алар утарны һәм музей-тыюлыкны карадылар. Омск өлкәсенең һәр районы «Татар утары» өчен төрле тематик бүләкләр әзерләгән. Ачылыш татар халкының гореф-гадәтләре буенча узды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз