news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омск өлкәсендә «Татар ишегалды» үзәге ачылышына әзерләнәләр

Бүген Омскиның «Старина Сибирская» дәүләт тарихи-мәдәни музей-тыюлыгында «Татар ишегалды»н ачу тантанасын оештыру комитеты утырышы булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырышта Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиев катнашты. Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Омск өлкәсенең Большеречье муниципаль районы башлыгы Василий Майстепанов, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы әгъзасы, «Иртыш» өлкә татар милли-мәдәни үзәге рәисе, «Ибирь» (Себер) татар милли-мәдәни мохтарияте» Омск җирле иҗтимагый оешмасы советы рәисе Тамир Алимбаев та бар иде.

Утырышта катнашучылар тантаналы чарага әзерлек мәсьәләләре турында фикер алышты, ишегалды мәйданчыкларын карады. Биредә «Татпотребсоюз» 4000 кешегә җитәрлек пылау әзерләячәк, шулай ук чара кунаклары өчен мәйданчыклар һәм чатырлар оештырыла.

«26 августта «Старина Сибирская» музей-тыюлыгы территориясендә «Татар ишегалды» мәдәни үзәгенең тантаналы ачылышы була. Әлеге музей-йортның төп максаты - аны музей комплексының төп туристлык маршрутына кертү», диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100