Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Омск өлкәсендә Татар ашлары көне үтте
5 ноябрь көнне Омск шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясенең «Ибирь» җирле иҗтимагый оешмасы каршындагы «Ак калфак» хатын-кызлар клубы татар халкының милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм, әлбәттә, милли аш-суларын берләштергән матур чара — Татар ашлары көнен үткәрә. Бу хакта «Ак калфак» хатын-кызлар клубы хәбәренә таянып, Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Оешма рәисе Тамир Алимбаев ярдәме белән очрашу махсус җиһазландырылган кухня-студиядә узган.
«Мондый очрашулар безгә халкыбызның мәдәнияте никадәр бай һәм күпкырлы булуын тагын бер кат искәртә. Туган телебезне саклау, тамырларыбызны онытмау һәм милли гореф-гадәтләребезне киләчәк буыннарга тапшыруның никадәр мөһим булуын аңлата», – дип хәбәр итә чараны оештыручылар.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз