Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Омск өлкәсендә борынгы татар авылында мәчет ачылды
Омск өлкәсе Большереченский районы Евгащино авылында яңа мәчет ачылды. Бу авыл мөселманнары өчен генә түгел, тирә-як районнарда яшәүче халык өчен дә мөһим вакыйга булды дип хәбәр итә Россия мөселманнары Диния нәзарәте сайты.
Россия мөселманнары рухи лидеры Россия Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Равил хәзрәт Гайнетдиннең сәламләү сүзләрен Омск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, имам-мөхтәсиб Радик Әхмәтов җиткерде. Имам-мөхтәсиб авылда мәчет төзелеше тарихын сөйләде. Аның сүзләренчә, авылда РФ мөселманнары Диния нәзарәте составындагы «Ислам яктылыгы» мөселман җәмгыяте 2018 елда ук теркәлгән. Шул вакытта мөселман активистлары Радик Әхмәтов һәм Альберт Рәхимов тырышлыгы белән мәчет өчен бина бүлеп бирелгән һәм ремонт-реставрация эшләре башланган. Мәчетнең имамы итеп аны төзүнең башында торучыларның берсе – «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен (Казан) тәмамлаган Альберт Рәхимов сайлана.
Авыл халкын мәчет ачылу белән котлау өчен күршедәге татар авыллары имамнары һәм мөселманнар килгән.
Евгащино – Омск өлкәсе Большереченский районындагы иң борынгы татар авылларының берсе, ул 1650 елда төзелгән. Авылга нигез салучыларның берсе йомышлы татар Евгашта Икбокмасов була. Өлкән буын әйткәнчә, авылга нигез салынганнан бирле монда мәчет булган, әмма аны вакыт аямаган. Тик татар мөселманнары гореф-гадәтләре авылда бүген дә саклана. Монда татар телен олысы да, кечесе дә белә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз