news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Омск өлкәсе «Татарча диктант» акциясенә кушылды

Омск өлкәсе «Татарча диктант» акциясенә кушылды
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы

Бүген «Татарча диктант» дөньякүләм белем тикшерү акциясенең беренче көне. Акциягә Омск өлкәсенең Тевриз районы Ташеткан авылы да кушылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарча диктант» акциясе – татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү, тел белемен тикшерергә мөмкинлек бирү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру һәм туган телгә карата мәхәббәт уятуга юнәлтелгән, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot