news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омск өлкәсе Тара районы башлыгына Россия Диния нәзарәте медален тапшырдылар

Омск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте (Омск мөхтәсибәте) рәисе, имам-мөхтәсиб Радик хәзрәт Әхмәтов Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чарада катнашты. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәм кунакларын Тара муниципаль районы башлыгы Евгений Лысаков сәламләде.

Төбәктәге төп традицион дин вәкилләре – Тара һәм Тюкалинск епископы Викентий һәм имам-мөхтәсиб Радик Әхмәтов Тара районында яшәүчеләргә сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

Радик Әхмәтов милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне ныгыту, милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү һәм гражданнар бердәмлеген ныгыту эшендә мөселман җәмгыятьләре эшчәнлегенә ярдәм күрсәтүгә зур өлеш керткәне өчен Омск өлкәсенең Тара муниципаль районы башлыгына РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең «Рухи бердәмлек өчен» медален тапшырды.

Искәртеп узабыз, Омск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте (Омск мөхтәсибәте) 2019 елдан бирле эшли һәм бүгенге көндә 10 мөселман җәмгыятен берләштерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100