Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Омск өлкәсе Тайчы авылы халкы үз көче белән мәчет төзи
Омск өлкәсе Тайчы авылы халкы үз көче белән мәчет төзи. Авыл кешеләре акчаны үзләре җыя, биредә туып-үскән, хәзер Россиянең башка торак пунктларында яшәүчеләр дә күңел кушуы буенча һәм мөмкин булганча кече ватанына агымдагы проблемаларны хәл итәргә ярдәм итә. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Омск татарлары» сәхифәсендә хәбәр ителә.
Бинада тәрәзәләр һәм ишекләр куелды, түбә ябылган, түшәм һәм идән алыштырылды, өч яктан тышкы ягы тышланды, манара урнаштырылды, документлар рәсмиләштерелде, хәзер эчке эшләр бара.
Мәчет янында зур булмаган аллея өчен участокны уратып алганнар. Көзен монда агачлар утыртырга уйлыйлар. Инициатив проектны муниципаль конкурс нигезендә сайлап алу буенча район бюджетыннан бирелгән акчага мәчет тирәсен төзекләндерү өчен койма сатып алыначак, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз