news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омск өлкәсе Олыкүл татар авылында Җиңүнең 80 еллыгы хөрмәтенә һәйкәл ачылган

Омск өлкәсе Олыкүл татар авылында Җиңүнең 80 еллыгы хөрмәтенә һәйкәл ачылган
Фото: © Наил Маратовның шәхси архивыннан

Омск өлкәсенең Большеречье районы Олы Күл татар авылында, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, артиллерия коралына һәйкәл ачылган.

Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Омск өлкәсе татарлары конгрессының идарә рәисе Наил Маратов хәбәр итте.

«Һәйкәлне үз куллары белән безнең Омск өлкәсе татарлары конгрессы әгъзасы Альфред Бикбулатов эшләде. Ул инде 70тән узган, тумышы белән шушы авылдан, хәзер Омскида яши», - диде Наил Маратов.

Фото: © Наил Маратовның шәхси архивыннан

Ул Олы Күл авылыннан Бөек Ватан сугышына 102 татар киткәнен, 34 кеше кире кайтканын әйтте.

Фото: © Наил Маратовның шәхси архивыннан

«Быел бу авылның 495 еллыгын бәйрәм итәбез. Биредә Татарстаннан чыккан кешеләр дә яшидер дип фаразлыйм, чөнки монда Арча дигән күл бар. Алар Татарстаннан күченеп киткән кешеләрдер», - диде милләттәшебез.

Фото: © Наил Маратовның шәхси архивыннан

Наил Маратов сүзләренчә, һәйкәл тантаналы төстә ачылган. «Татар концерты оештырдык, солдат боткасы пешердек, балыклар кыздырдык. «Идел» татар җыры ансамбле чыгыш ясады, аның сәнгать җитәкчесе Гөлфия Шәйхетдинова. Күп кенә авыллардан, хәтта төньяктан да килделәр. Кыскасы, зур бәйрәм ясадык, халык канәгать калды», - дип сөйләде Наил Маратов.

Фото: © Наил Маратовның шәхси архивыннан

Фото: © Наил Маратовның шәхси архивыннан

.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100