news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Омск өлкәсе Курганның Йолдыз авылында йортлар салуга акча җыю игълан итте

Омск өлкәсенең «Мәдәният» төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте Курган өлкәсе Шадрин районы Йолдыз авылында яшәүчеләр өчен йортлар төзелешенә акча җыя. Бу хакта мохтарият матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Хөрмәтле дуслар! Курган өлкәсендә янгын вакытында 400 йортлы Йолдыз авылы зыян күргән, шуларның 228е тулысынча янып беткән, җәмәгать урыннарыннан бары тик бердәнбер таш мәчет һәм мәктәп кенә калган. Шадрин районы Йолдыз татар авылында яшәүчеләр баш өстендә түбәсез калган, яшәр урыннары юк. Алар яшәү өчен кирәкле әйберләргә, бигрәк тә йортка мохтаҗ», диелә хәбәрдә.

Омск өлкәсенең «Мәдәният» төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте советы Йолдыз авылы кешеләре өчен акча җыюны оештырырга карар итте.

«Без барыбыз да 2021 елның май аенда Омск өлкәсе Большереченский районы Каракүл авылында фаҗига булуын хәтерли. Янгын 25 корылманы юк итте, алар арасында азык-төлек кибете, 14 торак йорт, 10 корылма бар иде. Янгыннан соң беренче көннәрдә үк Омск өлкәсе татарларының төбәк мохтарияте янгында зыян күрүчеләргә ярдәм җыюны игълан итте. Уртак тырышлык белән 7 миллион сумга якын акча җыелды», дие искә төшерә Омск татарлары.

«Мәдәният» оешмасы йортлар төзүгә акча җыюны игълан итә. Акчаны «Юлдус» тамгасы белән Саклык банкы картасына күчерергә була, ул 7 (913) 601-35-75 номерына бәйле (Радик Миңнегалиевич М.)», диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100