news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омск өлкәсеннән Сөмбел Хәсәнова: Авыл эшмәкәрләренә дәүләт ярдәм итсә, авыл үсәр иде

Эшмәкәр киләчәктә авыллар бетсә, ил халкы экологик чиста ризыкны каян алыр, дип кайгыра.

(Омск, 6 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Омск өлкәсе Тара районында үз эшен башлап җибәргән Сөмбел Хәсәнова авыл эшмәкәрләренә дәүләт ярдәм итсә, авыл үсәр иде, дип саный.

«Әгәр эшмәкәр өчен авылда товар җитештерү шәһәрдә эшләгәнгә караганда отышлырак булса, ул авылда эшен башлар иде. Эш булгач, халык та авылда калыр, авыл үсәр иде, чөнки анда экология яхшырак. Авылда производство булдыруны дәүләт ярдәме белән отышлырак итеп карарга кирәк», — диде ул VI Бөтендөнья татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумында.

Эшмәкәр экологик чиста ит җитештерә, ипи пешерә, шифалы үләннәр җыеп сата. Шулай ук ул экотуризм юнәлеше буенча Омскидан 300 км ераклыктагы авылга туристлар җәлеп итә. Ерак юлга карамастан, табигать кочагында ял итәргә килүчеләр, күп булмаса да, бар икән. Халык саны аз булгач, авылда сату итү аңа кыенлыклар тудыра.

«Шәһәрдә кибеткә көненә мең кеше килсә, авылда 50 кеше килә. Икесендә дә кибетче тотарга, касса аппараты булдырырга, салымнар түләргә кирәк. Шулай ук төрле тикшерүчеләр дә килеп тора. Шуңа күрә авылда ипи пешерү дә, сату итү дә табыш китерми», — диде Сөмбел Хәсәнова.

Сөмбел Хәсәнова киләчәктә авыллар бетсә, ил халкы кайдан экологик чиста ризык алыр, дип кайгыра. Ул авыл эшмәкәрләренә дәүләттән ярдәм кирәк икәнен искәртте һәм пилот проекты форматында булса да, эшмәкәрләрне авылга җәлеп итеп карарга чакырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100