news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омск өлкәсенең "Заман" татар мәдәни үзәге рәсми теркәлү узган

Юстиция Министрлыгында рәсми рәвештә теркәлү узып, таныклык алу өчен үзәк активистлары өч ел тырышкан.

(Казан, 8 июль, "Татар-информ"). Омск өлкәсенең "Заман" татар мәдәни үзәге Россия Федерациясе Юстиция Министрлыгында рәсми рәвештә теркәлү узып, таныклык алган. Бу хакта "Заман" җитәкчесе Чулпан Фәхретдинова хәбәр итә. 
 
"Без моңа өч ел дәвамында килдек. Өч ел дәвамында гамәлгә куючылар гел алмашынып торды. Бары "Заман"га ышанучылар һәм үз мәдәниятен сакларга һәм үстерергә теләүчеләр генә безнең белән калды", - диелә хәбәрдә. 
 
Чулпан Фәхретдинова сүзләренчә, теркәлү узу җиңел булмаган һәм оешма вәкилләре еш кына каршылыкларга очраган. 
 
"Документлар җыеп, аны имзалау бер нәрсә. Ә бит аннан соң йөкләнелгән җаваплылык бар. Әмма әзер документларны кулыма алгач минем сөенечемнең чиге юк иде. Ниһаять, "Заман" теркәлде", - дип шатлыклы хәбәре белән бүлеште Чулпан Фәхретдинова. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100