news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омск өлкәсенең Туйчы мәчете тирәсен өмә белән тәртипкә китергәннәр

Ир-атлар төзекләндерү эшләрен башкарган, хатын-кызлар кирәкле урыннарны буяган.

(Казан, 30 июнь, "Татар-информ"). 27 июньдә Омск өлкәсенең Туйчы авылы мәчете территориясен җыештыру буенча өмә уздырылган. Бу хакта Омск өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә. 
 
Өмәне Шамил Җәлилов оештырган. Ир-атлар төзекләндерү эшләрен башкарган, кайберләре үләннәрне чапкан. Хатын-кызлар кирәкле урыннарны буяган, диелә хәбәрдә. 
 
Бүген исә Туйчы халкы Сабан туен бәйрәм итә. Анда өлкәнең төрле районнарыннан татарлар һәм иҗади коллективлар җыелган. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100