news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омск өлкәсенең Туйчы авылында Сабан туе логотибын ясаганнар

Туйчы халкы Сабан туен 29 июньдә бәйрәм итәчәк.

Омск өлкәсенең Туйчы авылында Сабан туе логотибын ясаганнар
Соцсети
(Казан, 26 июнь, "Татар-информ"). Омск өлкәсенең Туйчы авылында узачак Сабан туеның логотибын ясаганнар. Бу хакта җирле татарларның милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә. 
 
Оештыру комитеты карары буенча, Туйчыда Сабан туе билгесе булып ат сайланган. Бу юкка түгел, чөнки Туйчы авылының исеме килеп чыгышы да "ат караучылар" дигән сүзтезмәгә бәйле дигән фикерләр бар. 
 
Логотипның аскы өлешен исә милли бәйрәмнең символы - чигүле сөлге бизи, диелә хәбәрдә. 
 
Туйчы халкы Сабан туен 29 июньдә бәйрәм итәчәк. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100