news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Омск өлкәсенең Тайчы мәктәбе укучылары «Туган телем - тере телем» бәйгесендә җиңү яулаган

«Җитәкчеләргә һәм мәктәп укучыларына туган телләрен онытмаган өчен зур рәхмәт!» - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Омск өлкәсенең Тайчы мәктәбендә укучылар район күләмендәге «Туган телем - тере телем» шигырь һәм җыр бәйгесендә призлы урыннар алган. Бу хакта Омск өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгедә «Вокаль ансамбль» номинациясендә чыгыш ясаган «Сандугач» ансамбле (11 яшьтән 14 яшькә кадәргеләр) икенче урынга лаек булган. «Сәнгатьле уку» номинациясендә беренче урынны яулаган Алинә Юмина һәм Ләйлә Ильясова Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Бэлла Мәмәдуллина, Рим Гыйззәтуллин һәм Анастасия Авазовага бәйгедә катнашу турында сертификатлар тапшырылган.

«Җитәкчеләргә һәм мәктәп укучыларына туган телләрен онытмаган өчен зур рәхмәт» - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot