news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Омск өлкәсенең Тавинск халкы җирле зиратны төзекләндергән

Бу изге эш барлык авыл халкы, барыннан да элек, балалар өчен уңай үрнәк, ди оештыручылар.

(Казан, 11 июнь, “Татар-информ”). 8-9 июнь көннәрендә Тевриз районының Тавинск авылы актив халкы зиратны коймалап алуда катнашты. Бу хакта "Омск өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни автономиясе" хәбәр итә.

"Зиратны тимер баганалар белән 200 метрга якын арада киртәләп алдылар, капка урнаштырдылар. Иске коймалар сүтелде. Эшнең өчтән бер өлеше үтәлгән. Тиздән тулысынча төзекләндереп бетерергә ниятлиләр. Авыл кешеләре һәм тумышы белән шуннан булган кешеләр әлеге эшне 100 процентка финанслап кына калмыйча, үз көчләре белән дә башкарып та чыктылар", - ди оештыручылар.

Бу изге эш барлык авыл халкы, барыннан да элек, балаларыбыз өчен дә уңай үрнәк, диелгән хәбәрдә.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot