news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омск өлкәсенең Тара шәһәрендә яшәүче Гөлнара Имьяминова «Татар кызы» бәйгесендә җиңде

Киләсе елда ул Казанда Халыкара конкурста катнашачак.

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Омск өлкәсе Тара шәһәренең «Дуслык йорты» милли мәдәниятләр берләшмәсе белгече Гөлнара Имьяминова «Татар кызы» төбәк конкурсында җиңде. Киләсе елда ул Казанда Халыкара конкурста катнашачак.

«Татар кызы» конкурсында кызның гүзәллеге һәм буй-сыныннан тыш, аның таланты һәм сәләте, пешерә һәм иҗат итә белүе дә бәяләнде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шуңа күрә кызлар үзләре белән таныштырганда мавыгулары турында сөйләде, мастер-классларда катнашты. Конкурста алар «кош теле» һәм «өчпочмак» пешерү осталыгын, татар халык киеме элементларын ясауда үз сәләтен күрсәтте.

«Татар кызы» бәйгесенең төбәк этабы финалында җиңү өчен дүрт кыз көрәште. Жюри әгъзалары бертавыштан Гөлнараны җиңүче дип сайлады, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100