Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Омск өлкәсенең Тара шәһәрендә якшәмбе татар мәктәбе ачыла
Татар якшәмбе мәктәбе 2020 елның гыйнварыннан эшли башлаячак.
(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). 2019 елның 23 декабрендә Омск өлкәсенең Тара шәһәрендә муниципаль район хакимияте ярдәме белән 2020 елның гыйнварыннан эшли башлаячак якшәмбе татар мәктәбе ачу турында карар кабул ителде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Нур» татар мәдәният үзәге методисты Гөлшат Сатышева һәм «Дуслык йорты» милли мәдәният берләшмәсе җитәкчесе Елена Нальгиева якшәмбе татар мәктәбен ачу инициаторлары булды.
Мәктәп булдыру идеясе күптән туды. Тара районы территориясендә дүрт меңгә якын татар яши, район мәктәпләрендә татар теле укытылмый, факультатив дәресләр юк, шуңа күрә балалар татарча начар сөйләшә, ә күбесе туган телен бөтенләй белми. «Нур» татар мәдәният үзәгендә 2014 елдан бирле «Йолдызчыклар» балалар вокаль ансамбле эшли. Ансамбльнең репертуары татар җырларыннан тора, әмма барлык балалар да туган телдә сөйләшә белми. Балалар туган телне, татар мәдәниятен саклап калу өчен, аны өйрәнергә тиеш, дигән карарга киленә.
Якшәмбе мәктәбенә Тара шәһәренең Балалар иҗат үзәгеннән «Якташ» клубы балалары да йөриячәк – бу тагын 14 бала. Дәресләрне Резеда Бәширова үткәрәчәк.
Әлбәттә, якшәмбе мәктәбендә дәресләр балалар татар телен тулысынча үзләштерсен өчен җитәрлек булмаячак, ләкин бу дәресләр аны үзләштерү өчен яхшы нигез булачак. Балаларның әти-әниләре белән эш алып барыла, чөнки алар үз белемнәрен гаиләдә туган телдә аралашканда гына ныгыта алачак.
Татар якшәмбе мәктәбе 2020 елның гыйнварыннан эшли башлаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз