news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Омск өлкәсенең «Нур» ансамбле иҗади эшчәнлегенең 15 еллыгын бәйрәм итә

Ансамбль халыкара фестивальләрдә күп тапкырлар лауреат булган, Бөтенроссия татар фольклоры бәйгеләрендә катнашкан.

(Казан, 31 май, «Татар-информ»). 26 майда Омск өлкәсе Тара шәһәренең «Нур» халык вокаль ансамбле ике сәгатьлек концерт белән иҗади эшчәнлегенең 15 еллыгын билгеләп үткән. Бу хакта Омск өлкәсе төбәк татар милли-мәдәни автономиясе сайты хәбәр итә.

Юбилярны котларга күпсанлы кунаклар: Омск шәһәренең «Умырзая» татар-башкорт ансамбле, «Ләйсән» (Омск), «Дуслык», «Мәхәббәт» (Колосовка) халык вокаль ансамбльләре килгән.

«Нур» ансамбле 2004 елда – Дуслык йортында Татар мәдәнияте үзәге ачылгач оештырылган. Аны оештыруда Люция Колдашева, Сания һәм Вәгыйзь Садыйковлар, Илдар Мәмәтов, Рушания Корманова, Ризван Бәширов кебек активистлар башлап йөргән.

Коллективның бурычы – татар халык традицияләрен саклау һәм популярлаштыру. «Нур» ансамбле халыкара фестивальләрдә күп тапкырлар лауреат булган, Бөтенроссия татар фольклоры бәйгеләрендә катнашкан.

Бүгенге көндә ансамбльгә Гөлшат Сатышева җитәкчелек итә, ансамбльнең алыштыргысыз аккомпаниаторы – Чинан Фәтхетдинова.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot